Сәләтле балалар эзләү юлында
"Йолдызлык" фестиваленең Мөрәле зонасында узган турында Федоровское урта, Мөрәле, Колаңгы, Борындык төп мәктәпләре укучылары, балалар бакчасына йөрүче сабыйлар катнашты.
Сүз уңаеннан, балалар бакчасына йөрүчеләр "Хореография" номинациясендә аеруча актив катнаштылар. Мөрәледәге "Ромашка" балалар бакчасының "Нәни бөтерчекләр", Борындыктагы "Гөлбакча" балалар бакчасының "Шатлык" хореография төркемнәре җитәкчеләре Зөлфия Мингазова белән Розалина Нигъмәтҗанова 5-6-7 яшьлек сабыйларны оста итеп биергә өйрәткән.
- Балалар бакчасына 13 кенә бала йөри, шуңа да биючеләр төркеме оештыру җиңел булмады. Әмма Илүзә, Азалия, Дания, Айсылу белән Зилә биергә теләп өйрәнде, - ди Розалина.
"Ромашка"да балалар алтыга күбрәк. Ике бию төркеме дә район турына бер шарт белән үтте: 19 февральгә кадәр хореограф ярдәмендә биюләрне чарларга! Үз өстеңдә даими эшләмәсәң, осталык үзеннән-үзе генә килми ул. Уңышларның нигезендә тырышлык ята. "Вокал-соло" номинациясендә зурлар төркемендә чыгыш ясаган Илүзә Сафинаның да җыр башкару осталыгын камилләштерәсе бар әле, җырны да дөрес сайларга кирәк. Фестиваль нигезләмәсен дә төгәл үтәү зарур. Җырлаучыларның күбесенең икенче җыры ретро-җырга туры килми. Сәхнә образы тудыруга, костюм сайлауга да аз игътибар биргәннәр. Конферансның бурычы - тамашачыларны фестивальдә катнашучы белән таныштыру, ә аларның чыгышын югары эстетик дәрәҗәдә әзерләү - җитәкчегә йөкләнә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев