Зур Тәрбитнең нәни йолдызлары
Зур Тәрбит авылы нәниләре узган атнаның шимбәсендә Казан сәхнәсендә тамашачыларны шаккаттырып кайтты. Алар анда керәшен җырларын иң оста башкаручыларны ачыклау максатында бишенче елын үткәрелүче "Туым җондызы" фестивалендә чыгыш ясады.
"Ак Барс" яшьләр үзәгендә узган фестивальдә катнашучылар арасында иң кечкенәләре безнең "Бәләкәч" ансамбленә йөрүчеләр булган. Ансамбльдә чыгыш ясаган унике баланың берсе генә мәктәптә укый, калганнары Зур Тәрбит авылындагы балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр. Кайбычтагы керәшеннәр җәмгыяте рәисе Светлана Матвеева бакча мөдире Гөлназ Гыйбадиевага шушы фестивальдә катнашырга тәкъдим ясагач, аны шатланып кабул итәләр. Тәрбияче Людмила Чинакина күрше әбидән сирәк очрый торган җырларны язып алган да, балаларга өйрәткәннәр. Икенче чыгыш итеп керәшен биюен өйрәнгәннәр.
- Бу фестивальдә катнашу балаларыбыз өчен бик шатлыклы вакыйга булды. Араларында Казанга түгел, Кайбычка да бер тапкыр да барып карамаганнары бар иде. Бәләкәчләребездән бигрәк әти-әниләре сөенде. Сәхнә костюмнарын да баласына һәркем үзе текте, ник берәрсе каршы килсен. Моның өчен аларның барысына да тирән рәхмәтемне белдерәм. Ә безнең балаларыбыз сәхнәдә шулкадәр матур чыгыш ясады ки, бик озак алкышладылар үзләрен. Соңыннан алар белән фотога төшүчеләр дә күп булды. "Ак Барс" агрохолдинг кампаниясе генераль директоры Иван Егоров та шунда иде, якташларыбыз - танылган җырчы Лидия Әхмәтова, "Кайбыч" якташлык җәмгыяте Президенты, "Бәрмәнчек" дәүләт керәшен ансамбле җиткчесе Артур Поляков та гел безнең янда булды, - диде Гөлназ Гыйбадиева, фестивальдән алган тәэсирләре белән уртаклашып.
"Туым җондызы"ннан диплом һәм бүләкләр белән кайткан "Бәләкәч" ансамбле хәзер "Йолдызлык" фестиваленә әзерләнә. Анда да уңышлар телик аларга.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев