БДИ тапшырып карадылар
Мәгариф

БДИ тапшырып карадылар

Чыгарылыш класс укучылары җитди имтиханнар алдында тора. Аларны бердәм дәүләт имтиханнары көтә.

Узган атнада барлык унберенче класс укучылары да имтиханнар тапшыру пунктына җыелды. Быел ул Федоровское мәктәбендә урнашкан. Укучылар математикадан бердәм дәүләт имтиханы тапшырып карады. Район мәгълүмати-методик үзәгенең уку фәннәре һәм бер­дәм дәүләт имтиханнары буенча баш белгече Светлана Петрова хәбә­реннән күренгәнчә, бер укучыдан кала, барысы да минималь чикне узган, имтихан бланкларын да дөрес тутырганнар.


БДИ Федоровское мәктәбе

Нет комментариев