Елның иң яхшы укытучысы – Иске Тәрбиттә
Февральнең соңгы көнендә район мәдәният йортында узган "2013 елның иң яхшы укытучысы" бәйгесендә финалга чыккан алты укытучы үзләрен балалар күңеленә ачкыч таба белүче, хезмәтләрен яратып башкаручы чын мөгаллимнәр икәнлеген күрсәтте.
Ел саен үткәрелүче әлеге бәйгедә катнашучылар аңа җитди әзерләнгән. Укытучы булуның җаваплы да, җитди дә булуын аңлап эшлиләр алар. Иске Тәрбит урта гомумбелем бирү мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Римма Васильева, Борындык мәктәбенең физкультура укытучысы Хәмзә Юнысов, Бәрлебашы мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Исламия Мусина, Иске Чәчкаб мәктәбенең инглиз теле укытучысы Алинә Шаһиева, Олы Кайбыч мәктәбенең биология укытучысы Гөлшат Хәйретдинова, Хуҗа Хәсән мәктәбенең химия, биология укытучысы Александр Губеев - исемнәре зур хәрефләр белән язарлык укытучылар. Бу мөгаллимнәрнең барысы да сайлаган һөнәрләренә тугрылыклы, укучылар һәм хезмәттәшләре арасында абруй казана. Әнә шуңа да бәйгегә, укытучыларына теләктәшлек күрсәтеп, укучылары да, ата-аналары да килгән. Әмма, барлык бәйгеләрдә дә осталык югары бәяләнә.
Римма Васильева, барлык сынауларны да тиешле югарылыкта узып, "2013 елның иң яхшы укытучысы" исеменә лаек булды. Икенче-өченче урыннарда - Хәмзә Юнысов һәм Исламия Мусина. Призлы урыннарны яулаучыларга дипломнар һәм 30 мең, 20 мең, 10 мең сумлык сертификатлар тапшырылды. Бәйгедә катнашкан калган укытучылар 5әр мең сум акчага лаек булды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев