Имтихан – белемгә бәя
Укучыларны бердәм дәүләт имтиханнары, дәүләт йомгаклау аттестациясенә (ДЙА) тиешле дәрәҗәдә әзерләү - укытучыларга куелган иң зур таләпләрнең берсе.
Бу атнаның сишәмбесендә район мәгариф бүлегендә мәктәп директорлары катнашында узган киңәшмәдә сүз шул хакта барды. Анда мәгариф бүлеге начальнигы Илдар Шакиров һәм башкарма комитет җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Фатыйма Бикбова чыгыш ясады. Киңәшмәдә декабрь-гыйнвар аралыгында 9-11 класс укучылары арасында математика, рус теленнән ДЙА һәм БДИ формасында үткәрелгән тест нәтиҗәләренә йомгак ясалды, районда мәгарифнең сыйфатын яхшырту буенча бурычлар билгеләнде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев