Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәгариф

Кайбыч укучылары классик әсәрләргә мәхәббәтләрен “Тере классика” бәйгесендә күрсәттеләр

Россия һәм чит ил язучыларының әдәбият буенча мәктәп программасына кермәгән проза әсәрләрен районыбыз укучылары яратып укый икән. Алай гына да түгел, үзләренә охшаган аерым өзекләрне яттан да сөйлиләр. Нәфис сүз сөйләүче укучылар арасында игълан ителгән "Тере классика" Бөтенроссия бәйгесенең "ЭКО" мәктәптән тыш эшләр үзәгендә 29 мартта узган турында бу аеруча...

Бәйге алтынчы класс укучылары арасында гына үткәрелә.

Яшүсмерләрнең иҗади сәләтен үстерү, аларны китап укуга тарту, гаилә белән китап уку традицяләрен яңарту, китапханәләргә җәмәгатьчелек кызыксынуы уяту максатындагы бәйгедә 17 укучы катнашты.

"Тере классика" бәйгесендә Ульянково урта гомумбелем бирү мәктәбеннән Анастасия Челнокова җиңүгә иреште. Икенче урынны Чүти урта мәктәбеннән Мария Тараканова яуласа, өченче урын Кече Мәме мәктәбеннән Азалия Хәйруллинага бирелде. Призлы урыннарга чыгучыларның барысы да Мактау кәгазе һәм истәлекле бүләккә лаек булды. Калган катнашучыларга да сертификатлар һәм истәлекле бүләкләр тапшырылды. Анастасия республика күләмендә оештырылачак бәйгедә дә катнашачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Кайбыч укучылары “Тере классика” Бөтенроссия бәйгесе