Кайбыч укучылары татар теле һәм әдәбияты буенча халыкара олимпиаданың йомгаклау этабында катнашачак
Мәгариф

Кайбыч укучылары татар теле һәм әдәбияты буенча халыкара олимпиаданың йомгаклау этабында катнашачак

Татарстанда телләрне өйрәнү, саклау һәм үстерү программасы кысаларында оештырылучы олимпиаданың максаты - татар телен үстерү өчен яңа шартлар булдыру, Тукай телен Россиянең башка төбәкләрендә дә ныгыту. Бу әлеге тел бәйгесенең ни дәрәҗәдә мөһим булуын күрсәтә.

Халыкара олимпиаданың онлайн-тест рәвешендә узган сайлап алу турында Иске Тәрбит урта гомумбелем бирү мәктәбенең 9-11 сыйныф укучылары да актив катнашты. Интернет-тест татар теле һәм әдәбияты, татар халкы тарихы һәм мәдәниятенә караган биремнәрне үз эченә алган. Онлайн-тестны уңышлы узучыларга тагын өстәмә биремнәр бирелде. Татарстандагы татар мәктәпләре арасында конкурска һәр сыйныфтан нибары җидешәр генә укучы сайлап алынган. Шунысы куанычлы: алар арасында Иске Тәрбит урта гомумбелем бирү мәктәбе укучылары Надежда Шапеева белән Ирина Иреева да бар. Татар теле һәм әдә­би­яты укытучысы Римма Васильева хәбәр иткәнчә, алар 23-27 апрельдә олимпиаданың йомгаклау турында көч сынашачак. Анда Россиянең төрле почмакларыннан, Үзбәкстаннан һәм башка чит илләрдән дә укучылар катнашуы көтелә.


Кайбыч укучылары татар теле һәм әдәбияты буенча халыкара олимпиаданың йомгаклау этабында катнашачак

Нет комментариев