Кайбычта мәктәпне күптән тәмамлаган чыгарылышлар уку йортларына ярдәм күрсәтә
Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы, Төзелеш, архитетура һәм торак-коммуналь хуҗалыгы министрлыгы "Татмедиа" агентлыгы белән бергә "Мәктәбеңә ярдәм ит!" акциясе игълан иткән иде. Без кайбер мәктәп директорлары белән элемтәгә кереп, ярдәм итүчеләрнең бармы икәнлеге турында сораштык.
Анатолий Васильев, Иске Тәрбит урта гомумбелем бирү мәктәбе директоры:
- Әле шушы араларда гына мәктәпне 1973 елда тәмамлаучыларның очрашуы булды. Бу кичәне оештыручылар - Чабаксардан Юрий Степанов һәм аның тормыш иптәше Валентина Малова мәктәпкә видеокамера бүләк итте. Без бүләккә бик шатландык, чөнки ул күптәнге хыялыбыз иде. Үзләре белем алган мәктәпкә ярдәмнәре өчен аларга рәхмәтлебез.
Илмас Хәмидуллин, Кошман төп мәктәбе директоры:
- Безнең мәктәпне тәмамлаган Габделхак Садыйков былтыргы уку елында үз акчасына яшелчәләр саклау өчен подвал ясарга булышты. Мәктәп бакчасында мул уңыш үстерсәк тә, яшелчәләрне сакларга урыныбыз юк иде. Хәзер без бу проблемадан азат.
Михаил Серяков, Федоровское урта гомумбелем бирү мәктәбе директоры:
- Чыгарылышлар безнең белән даими элемтәдә тора, еш кайталар, очрашулар уздыралар. Быел Сергей Колсанов мәктәпкә 72 мең сумлык музыка аппаратурасы, Яңа ел алдыннан 15 мең сумлык сәхнә киемнәре бүләк итте. Ашханәдәге котел - Зөлфәт Гәрәев бүләге. Аларның икесе дә Казанда яши.
Кошман мәктәбен тәмамлаган Рәмис Хәйретдиновка да мөрәҗәгать иттек:
- Быел кызым мәктәпне тәмамлады. Үзем дә шунда укыдым, Ләйләбез дә шунда укый. Соңгы кыңгырау бәйрәменә баргач, музыка аппаратурасы кирәклеген аңладым һәм 1 сентябрьгә шуны бүләк итәргә җыенам.
Татарстан Президенты теләктәшлеге белән үткәрелүче әлеге акциядә барлык чыгарылышлар да катнаша ала.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев