Кирилл белән Мефодий мәктәбе
Узган елның 15 декабреннән республиканың барлык укытучылары һәм укучылары өчен "КМ-Мәктәп" (Кирилл белән Мефодий) ресурсларына юл ачылды.
Кирилл белән Мефодий "КМ-Мәктәп" мәгариф контенты нигезләрен тәшкил итә. Бу - белем бирүнең барлык өлкәләре буенча зур күләмдәге мәгълүматларны үз эченә алган мультимедиа-энциклопедия. Аның базасында барлык фәннәрдән дә диярлек мультимедиа-дәресләр, энциклопедия, словарь, белешмәлекләр, мәгълүмати технологияләр буенча тренинглар, электрон китапханә (мәктәп программасында каралган әдәби әсәрләрне дә үз эченә алган 10 меңнән артык китап), популяр һәм классик музыканың электрон коллекциясе, балаларның зиһенен арттыручы төрле уеннар, мультфильмнар, интерактив, видео, графика, схема, таблицалар бар. Әлеге ресурслар "Татарстан Республикасының электрон мәгарифе" мәгълүмати системасында урнашкан.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев