Мәктәп директорлары киңәште
Яңа уку елы башланырга аз гына вакыт калды. Бу көннәрдә район укытучыларының август киңәшмәләре башланып китте.
Мәктәп директорлары, аларның урынбасарлары катнашында 16 августта район Советының утырышлар залында секция утырышы үтте. Аны район мәгариф бүлеге начальнигы Илдар Шакиров алып барды. Ул үзенең "Укыту эшенең төп проблемалары һәм бурычлары" дип исемләнгән чыгышында район мәктәпләре, балалар бакчалары эшчәнлегенә тулы анализ ясады. Аның чыгышыннан күренгәнчә, районда 19 мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе бар. Шуларның 16сы мәктәп биналарында, өчесе аерым бинада урнашкан. Мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләренә барлыгы 472 бала йөри. Мәктәпкәчә белем бирү буенча 1 яшьтән 7 яшькә кадәр 72, 3 яшьтән 7 яшькә 89 процент балалар җәлеп ителгән. Бу төркемнәргә 18әр бала йөри.
Районда 29 мәгариф учреждениесе (мәктәп) бар. Аларда барлыгы 1754 бала белем ала. 16 мәктәптә укулар татар телендә алып барыла.
Җәйге каникуллар вакытында кайбер мәктәпләрдә капиталь, кайберләрендә агымдагы ремонт эшләре башкарылды. Капиталь ремонтка барлыгы 93666 сум, агымдагы ремонтка 95016 сум акча бүлеп бирелгән.
- Узган уку елында 124 укучы 11 сыйныфны тәмамлады. Шуларның дүртесе мәктәптән алтын, икесе көмеш медаль алып чыкты, икесе аттестат ала алмады. 2011 ел белән чагыштырганда, 2012 елда бердәм дәүләт имтиханнары күрсәткечләре түбәнрәк, - диде мәгариф бүлеге начальнигы.
Үз чыгышында ул шулай ук мәктәпләрнең яңа уку елына, җылыту сезонына әзерлегенә бәя бирде, терроризмны һәм экстримизмны булдырмау максатында профилактик эш алып бару кирәклегенә басым ясады.
Мәгълүмати-методик үзәгенең мәгълүмати технологияләр буенча методисты Нина Долматова "Мәгариф учреждениеләрендә заманча мәгълүмати белем бирү технологияләрен куллану" темасына чыгыш ясады. Ул мәктәпләрнең заманча технологияләр белән тәэмин ителеше, аларны уку-укыту процессында файдалану дәрәҗәсенә тукталды.
Олы Кайбыч урта гомумбелем бирү мәктәбенең директор урынбасарлары Миләүшә Сибгатуллина, Альбина Хәйруллина мәктәпләрдә уку-укыту процессы белән идарә итү, укытучыларның төрле дәрәҗәдәге фәнни бәйгеләрдә катнашуына тукталдылар.
Иске Тәрбит урта мәктәбе директорының укыту, тәрбия бирү буенча урынбасары Любовь Русова бердәм дәүләт имтиханнары һәм республика йомгаклау аттестациясе нәтиҗәләре белән таныштырды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев