Яңа стандартлар буенча
Узган атнаның җомгасында Олы Кайбыч мәктәбендә беренче класс укучыларының ата-аналары өчен җыелыш үткәрелде.
Быелгы уку елыннан башлап мәктәптә яңа стандартлар кертелә. Беренче квалификацион категорияле укытучылар Гөлинә Гыйниятуллина , Нәфисә Миңнуллина яңача эшли башлады инде. Педагоглар ата-аналарны укытудагы яңалыкларның асылы, дәресләрдән соң үткәрелүче класстан тыш чаралар, яңа таләпләр белән таныштырды. Әлифба буенча ачык дәрес, фәнни-танып белү юнәлешендәге "Информатика - уеннар һәм мәсъәләләр аша" ( укытучы Регина Чачакова), сәнгать-эстетик юнәлештәге "Сәнгать системасында музыка"(укытучы Фаилә Минһаҗева) дигән класстан тыш чаралар үткәрелде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев