Республиканың Мәгариф һәм фән министрлыгы чыгарылыш класс укучылары 14тән азрак һәм 14тән күбрәк булган иң яхшы мәктәпләрне ачыклау буенча бәйге игълан иткән иде.
Мәктәпләргә бәя 2012-2013 уку елында ирешкән уңышларга карап куелды. Бәя биргәндә рус теле, математикадан бердәм имтиханнарның уртача баллары, 9-11 класс укучылары арасында төбәк олимпиадаларында җиңүчеләр саны исәпкә алынды. Нәтиҗәдә, Олы Урсак мәктәбе уку-укытуның сыйфаты югары һәм балалар саны 14тән азрак булган мәктәп булып танылды.

Нет комментариев