Кайбицкие зори

Кайбицкий район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Новости

Федоровское авылында яшәүче Сергей Александрович Грузков бүген үзенең 60 яшьлек юбилеен билгеләп үтә

Федоровское арылында туып үскән, хәзерге вакытта "Агрохимсервис" җәмгыятендә шофер булып эшләүче Сергей Александрович Грузков бүген үзенең 60 яшьлек юбилеен билгеләп үтә. Юбилярны район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин исеменнән котларга аның урынбасары Рәмис Хәялиев, "Агрохимсервис" җәмгыяте директоры Артур Гыйбадуллин, Федоровское авыл җирлеге башлыгы Фирдүс Зәйнуллин килгән иде.

- Хөрмәтле Сергей Александрович! Сезне район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин һәм шәхсән үз исемемнән 60 яшьлек юбилеегыз белән кайнар котлыйм. Юбилей көне булуга карамастан, сез хезмәт вахтасында. Үз хезмәтен яратып башкарган кеше генә бер урында 36 ел эшли аладыр, минемчә. Сезгә ныклы сәламәтлек, гаилә бәхете, алдагы эшегездә уңышлар телим, - диде Рәмис Хәялиев юбилярга район башлыгының Мактау кәгазен тапшырып. Аның изге теләкләренә калганнар да кушылды.
Бу хакта тулырак газетабызның киләсе саннарының берсендә укый аласыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Федоровское авылында яшәүче Сергей Александрович Грузков бүген үзенең 60 яшьлек юбилеен билгеләп үтә