"Кайбыч таңнары" газетасы - Кайбыч районы
30 ноябрьдә "Чекмарев" крестьян фермерлык хуҗалыгы базасында хуҗалыкларның ветеринария врачлары, зоотехниклары, ясалма орлыкландыру буенча технологлары катнашында киңәшмә үтте.
Кыр эшләре төгәлләнде, хәзер бар көчне терлекчелек тармагына юнәлдерергә кирәк.
Узган елгы корылыкның тискәре тәэсире быел да үзен нык сиздерә. Терлек азыгына кытлык булу сәбәпле, кайбер хуҗалыклар малларның баш санын шактый киметте.
11 ноябрьдә "Заволжье" җәмгыятенең Бәрлебашы филиалында агрофирмалар җитәкчеләре, ветеринария врачлары, зоотехниклары, ясалма орлыкландыру буенча технологлары катнашында киңәшмә булды.
31 октябрьдә "Гөбенә" җәмгыятенең Чүти филиалында агрофирмалар җитәкчеләре, белгечләр катнашында үткән киңәшмәдә терлекчелек тармагындагы проблемалар хакында сөйләштеләр.
Узган якшәмбедә илебезнең авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәре үзләренең һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтте. Туган илебез табынын баетуга кайбычлылар да үз өлешен кертә.
Узган атнаның шимбәсендә Казан шәһәрендәге "Парк Хаус" сәүдә-күңел ачу комплексы каршында гомумбелем бирү мәктәпләре, башлангыч, урта һөнәри белем бирү учреждениеләре катнашында ярминкә үткәрелде.
Быел районда барлыгы 12210 гектар мәйданда көзге культуралар чәчү планлаштырылган. Хәзерге вакытта шуның 10351 гектарында эш башкарылган.
Районыбыз басуларында игелгән 4145 гектар мәйдандагы шикәр чөгендеренең 20 сентябрьгә 973 гектары алынган. Бу барлык мәйданның 23,5 процентын гына тәшкил итә. Димәк, эш темпларын икеләтә арттыру зарур.
0