Министр уңай бәяләде
Районыбыз басуларында игелгән 4145 гектар мәйдандагы шикәр чөгендеренең 20 сентябрьгә 973 гектары алынган. Бу барлык мәйданның 23,5 процентын гына тәшкил итә. Димәк, эш темпларын икеләтә арттыру зарур.
16 сентябрьдә районга эшлекле визит белән килгән ТР Премьер-министры урынбасары - авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов татлы тамыр алу барышы белән танышты. "Заволжье" җәмгыятенең Бортас авылы басуында аны муниципаль район башлыгы Җәүдәт Гаффаров, "Ак Барс" холдинг кампаниясе генераль директорының авыл хуҗалыгы мәсьәләләре буенча урынбасары Николай Титов, район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Рифкать Басыйров, "Заволжье" җәмгыяте директоры Айрат Фатыйхов, Буа муниципаль районы башлыгы Рафаэль Әбүзәров каршы алды.
Кайбычлылар үстергән шикәр чөгендеренә министр югары бәя бирде. Ул бу кырдан күпме уңыш алынуы, югалтуларга юл куелмавы, эш оештырылышы, техниканың ничек эшләве белән кызыксынды. Айрат Шәһитович әйтеп узганча, бу кырдан һәр гектардан уртача 320 шәр центнер татлы тамыр алына. Эш тәүлек әйләнәсенә оештырылган. Ләкин Буа шикәр заводының эш вакыты чикле, шуңа күрә басудан чимал билгеле сәгатьләрдә генә озатыла.
Николай Титов сүзләренә караганда, холдинг карамагында 18 "Ropa" чөгендер алу комбайны бар, алар Иделаръягы районнарына алтышар итеп бүленгән. Комбайннар ватылса, ремонт бригадасы аларны тиз арада сафка бастыру өчен тырыша.
Соңгы көннәрдә явып узган яңгырлар чөгендерчеләр эшендә өстәмә тоткарлыклар тудырды. Көз яңгырларга бай инде ул. Шуңа да аяз көннең һәр сәгатен нәтиҗәле файдаланырга кирәклеге кат-кат әйтелде. Шушы комбайннар "Гөбенә", "Алтын кырлар" җәмгыятьләрендә дә шикәр чөгендере алачак.
Министр шикәр чөгендере комбайнчыларын "Ropa" комбайнында эшли белүче җирле механизаторлар белән алыштырып, эшне тәүлек әйләнәсендә алып барырга тәкъдим итте.Чөнки комбайнчылар тимер түгел, аларга да ял кирәк. Кайбычтан Марат Әхмәтов вертолетта Буа районыда юнәлде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев