Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат

Кайбыч районында Җиңү паркы

Кайбыч районында Җиңү паркы
  • Тасвирлама:

    Җиңү паркындагы мәңгелек ут көн-төн берөзлексез яна. Кайбычлылар өчен әлеге парк җиңүчеләр буынын хәтерләткән иң кадерле урыннарның берсенә әйләнде. Район оешкан еллардан алып бүгенге көнгә кадәр биредә тулы бер комплекс барлыкка килде.

  • Адресы:

    Татарстан Республикасы, Кайбыч районы, Олы Кайбыч авылы

Бөек Җиңү бәйрәме, Хәтер һәм кайгы көне, Ватан Геройлары көне кебек бәйрәмнәрдә һәм башка патриотик чаралар уңаеннан биредә тантаналы митинглар, акцияләр һәм флешмоблар уза. 2016 елда Олы Кайбыч авылында Әфган сугышчыларына багышланган һәйкәл ачылды. Мәрмәр плитәләрдә Әфганстандагы сугышта һәлак булган дүрт Кайбыч солдатының бюстлары куелган. Һәйкәлнең ике ягына да өйләренә исән -сау кайткан якташларыбызның исемнәре һәм фамилияләре уеп язылган.