Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат

Кайбыч районындагы парклар

Заманча парклар- ял итү өчен уңайлы урын гына түгел, ә Кайбыч районының чын бизәге, аның визит карточкасы да.

Кайбыч районы парклар матурлыгы белән аерылып тора. «Имәнлек» паркында милли бәйрәмебез Сабантуй, төрле бәйрәм чаралары уза. Анда авыл халкының ялын оештыру буенча бөтен мөмкинлекләр дә бар. Бүген бу парк — Олы Кайбычның чын «энҗесе», районда яшәүчеләрнең һәм кунакларның яраткан ял итү урыны. Балалар мәйданчыгы, чаңгы базасы да шунда урнашкан.
«Җиңү паркы» елдан-ел тулылана бара. Анда Бөек Ватан сугышы каһарманнарының якты истәлегенә куелган һәйкәл, «Казан каймасы» һәйкәле, тыл хезмәчәннәрен чагылдырган һәйкәл, Геройлар аллеясы бар. Бөек Җиңү бәйрәме, Хәтер һәм кайгы көнендә, Ватан Геройлары көнендә һәм патриотик чаралар монда уза. Монда «Кайбыч колхозчысы» дип аталган атаклы бомбардировщик ПЕ-8 макеты урнаштырылды. 
2016 елның февралендә Олы Кайбыч авылында Әфганстанның кырыс мәктәбен узган якташларыбыз хөрмәтенә һәйкәл ачылды. Мәрмәр плитәләрдә Әфганстандагы бәрелешләрдә батырларча һәлак булган дүрт Кайбыч солдатының бюсты куелган. Һәйкәлнең ике ягына да исән-сау әйләнеп кайткан якташларыбызның исем-фамилияләре уеп язылган.