15 гыйнварда Борындык авылында яшәүче гаиләбез башлыгы, терәге ИЛМАС БАҺАВЕТДИН УЛЫ ГЫЙМАДИЕВКА 80 яшь тула
Поздравления

15 гыйнварда Борындык авылында яшәүче гаиләбез башлыгы, терәге ИЛМАС БАҺАВЕТДИН УЛЫ ГЫЙМАДИЕВКА 80 яшь тула

Аны гомер бәйрәме белән котлап, исәнлек-саулык, тигезлек, балалар, онык-лар бәхете телибез. 
Яшик әйдә, шулай янәшә, 
Әнә пар күгәрчен гөрләшә, 
Туйдагыча имән-баһадир 
Каен кызы белән серләшә. 
Үлән белән чәчкә янәшә, 
Сукмак белән елга сөйләшә. 
Яшик шулай һаман янәшә 
Гомер бакый, актык көнгәчә. 
Иңне-иңгә куеп янәшә 
Тормыш йөген соңгы көнгәчә 
Бүлешердәй кешем син. Яшә 
Безнең белән һаман янәшә. 

Барлык балаларың, оныкларың исеменнән: хәләл җефетең Әлфия. 

Нет комментариев