Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Кайбыч юлчылары һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтә

Кайбыч юл төзү, ремонтлау участогы хезмәткәрләре бу атнаның якшәмбесендә һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтә.

Бүген район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин эш көнен иртәнге сәгать җидедә юл төзелеше өлкәсендә эшләүчеләр белән очрашудан башлап җибәрде.Ул аларны котларга эш урыннарына – юл төзү, ремонтлау участогына килде.
-Сезнең адреска иң җылы теләкләремне җиткерәсем килә. Хезмәтегез халык хуҗалыгы һәм кешеләр өчен гаять дәрәҗәдә мөһим. Эшегез җиңелләрдән түгел. Төрле һава шартларында, көнне төнгә ялгап эшләргә туры килә. Җәйге челләдә дә, кышкы салкыннарда да хезмәтегезне тиешенчә башкарасыз. Район аша федераль трасса төзелеше алып барылуы юлларда авыр йөк машиналарының артуына китерде. Бу, үз чиратында, юлларның сыйфатына начар йогынты ясый. Шуңа карамастан, сез район юлларын тиешле тәртиптә тотарга тырышасыз. Барыгызга да башкарган хезмәтегез өчен олы рәхмәтемне җиткерәм, - диде Альберт Илгизәрович.
Ул хезмәт алдынгыларына район башлыгының Рәхмәт хатларын тапшырды.
Кайбыч юл төзү, ремонтлау участогы начальнигы Илгиз Сабиров та хезмәттәшләрен бәйрәм белән котлап, хезмәт алдынгыларына “Татавтодор” җәмгыятенең Рәхмәт хатларын, Мактау кәгазьләрен тапшырды.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев