Хөрмәтле Рафия Рифкать кызы! Сезне чын күңелебездән юбилеегыз белән котлыйбыз. Сез бөтен көчегезне, белемегезне, йөрәк егәрен, тырышлыгыгызны авыр, әмма игелекле хезмәткә – балалар укытуга багышладыгыз. Сез һәрчак ачык күңелле, тынгысыз йөрәкле, сабыр холыклы, бала җанлы. Хезмәтегез өчен сезгә зур рәхмәт! Бүгенге юбилеегыз белән котлап, сезгә ныклы сәламәтлек, күңел тынычлыгы, кайгы-хәсрәтсез көннәр, якыннарыгызның һәм туганнарыгызның күңел җылысын тоеп, бәхетле озын гомер кичерүегезне теләп калабыз. Туачак таңнарыгыз һәрвакыт аяз булсын, зәңгәр күкләр күңелегезне яктыртып торсын.
Киләчәктә тагын бик күп еллар,
Бергә-бергә язсын эшләргә.
Насыйп булсын саулык, шатлык белән
Тормыш ямен тоеп яшәргә!
Иң изге теләкләр теләп: Борындык төп гомуми белем бирү мәктәбе коллективы.
Нет комментариев