Иске Чәчкаб авылында гомер итүче дөньядагы иң кадерле, газиз кешебез, тормыш иптәшем, әниебез, дәү әниебез Фәһимә Шакир кызы Хисамованың 17 сентябрьдә гомер бәйрәме
Поздравления

Иске Чәчкаб авылында гомер итүче дөньядагы иң кадерле, газиз кешебез, тормыш иптәшем, әниебез, дәү әниебез Фәһимә Шакир кызы Хисамованың 17 сентябрьдә гомер бәйрәме

Таянычыбыз, киңәшчебез безнең, бәйрәмең – 70 яшьлек юбилеең белән ихлас күңелебездән кайнар котлыйбыз! Сиңа бәхетнең иң зурысын, гомернең иң озынын телибез. Җан җылыңның нурын сүндермичә, балаларыбызның, онык-оныкчыкларыбызның кадер-хөрмәтенә төренеп, аларның яшәеш чыганагы, терәге һәм ышанычы булып, гомеребезнең ахырынача бергә атлап, бәрәкәтле тормышта яшәргә язсын!
Синнән күчкән яктылыктан
Нур сибелә тирә-юньгә.
Кайгы-хәсрәт күрми генә
Яшик шулай – бергә-бергә.
Олыгаям диеп һич кайгырма,
70 яшь ул – матур чак гына.
Балаларың, туганнарың белән
Кадерен белеп яшәр чак гына!

Иң изге теләкләр белән: тормыш иптәшең Тәхаветдин кызларың, улларың, кияүләрең, киленнәрең, онык-оныкчыкларың.

Нет комментариев