Иске Чәчкаб авылында туып, бүгенге көндә Яшел Үзәндә яшәүче СӘХӘУТДИН ГАБДРАХМАН УЛЫ ХӘКИМОВНЫҢ 20 гыйнварда туган көне
Поздравления

Иске Чәчкаб авылында туып, бүгенге көндә Яшел Үзәндә яшәүче СӘХӘУТДИН ГАБДРАХМАН УЛЫ ХӘКИМОВНЫҢ 20 гыйнварда туган көне

Шөкер, әтиебез бүгенге көнгә матур тормыш юлы узды: армия сафларында хезмәт итеп кайткан көннән алып, туган авылы кырларын сукалап, намуслы хезмәте өчен бихисап Мактау кәгазьләренә лаек булды. Әле дә булса, Яшел Үзәндә торак-коммуналь хуҗалыгында тырышып эшли. Туган нигезен сүн-дерми, саклап яши. Кадерлебез! Гомер бәйрәмең белән ихлас күңелдән кот-лыйбыз. Сәламәтлек, күңел көрлеге, имин тормыш телибез. Шушы көннәрдә әни белән гаилә корып гомер итә башлауларына да 40 ел булды. Гел шулай бер-берегезгә терәк булып, тигезлектә, балаларыгызның, оныкларыгызның рәхәтен күреп, озын-озак гомер кичерергә Ходай насыйп итсен иде. 

 

Яратып, хатының Фәһия, кызларың Эльвира, Лилия, кияүләрең Васыл, Ле-нар,  оныкларың Самира, Камилә, Самат. 

Нет комментариев