Кече Кайбыч авылында гомер итүче әниебез Гөлсинә Һади кызы Әхтәриеваның 1 гыйнварда 70 яшьлек юбилее

Кадерле әниебез! Гомер бәйрәмең котлы булсын! Сиңа аяз күк йөзе, нык сәламәтлек, озын гомер, чиксез шатлыклар телибез. Сабыр холыклы, мәрхәмәтле, кадерледән-кадерле син әниебез. Киләчәктә дә киң күңелле, ачык йөзле булып кал.
Изге теләк, җылы сүздән башка
Таба алмыйбыз олы бүләкне.
Безнең өчен бик тә кадерле син
Бик тә якын, бик тә кирәкле.
Син бит, әни, безнең өйнең яме,
Ә тормышта олы бер терәк.
Озак яшә, һәрчак шулай шат бул,
Син бит, әни, безгә бик кирәк.
Безне куандырып яшәсәң иде, дигән теләктә: улларың, кызларың, кияүләрең, оныкларың.
Нет комментариев