Хуҗа Хәсән авылында яшәүче тормыш иптәшем, әтиебез Анатолий Петрович Таймасовның 29 сентябрьдә 60 яшьлек юбилее!

Кадерлебез! Юбилеең уңаеннан без сиңа кайнар котлауларыбызны һәм зур рәхмәтләребезне юллыйбыз. Син, безнең өчен һәрчак олы җанлы, киң күңелле кеше, таянычыбыз, ышанычыбыз, киңәшчебез. Балаларыңа, оныкларыңа, туганнарыңа сабырлык, изгелек, шәфкатьлелек үрнәге күрсәтеп яшисең. Янәшәңдә үзенең сабырлыгы, тырышлыгы һәм күркәм сыйфатлары белән синең күңелеңне яулаган тормыш иптәшең - әниебез бар. Ата-ана һәм туган кадерен белергә өйрәткәнегез, туган нигезгә кайтканда кочак җәеп каршы алуыгыз өчен бик зур рәхмәт сезгә! Өебез һәрчак ямьле, ризыклы булсын, балаларыгызның, оныкларыгызның игелеген күреп, әни белән бер-берегезгә куаныч, терәк, ышаныч булып, саулыкта, бәхеттә озак гомер итегез.
Бәхетле без, чиксез бәхетле,
“Әти” дип, сөеп дәшәбез.
Зур таяныч, ныклы терәк бит син,
Син бит безнең яшәү мәгънәбез.
Үткән еллар, әйдә, үтә бирсен,
Алдагысы булсын гомерле.
Бүгенгедәй бәхет тулы көннәр,
Бизәсеннәр безнең гомерне.
Безне куандырып яшәсәң иде, дигән теләктә: әниебез Зоя, балаларың Надежда, Евгений-Олеся, Людмила-Руслан, оныкларың Виктория, Ангелина, Карина, Валерия, Ролан
Нет комментариев