Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
Котлаулар

Кошман авылында яшәүче иң якын кешебез, әтиебезне Илдар Риза улы Насретдиновның 2 гыйнварда иң зур бәйрәме – 60 яшьлек юбилее

02 января 2020, 09:32

636

0

0

Кошман авылында яшәүче иң якын кешебез, әтиебезне Илдар Риза улы Насретдиновның 2 гыйнварда иң зур бәйрәме – 60 яшьлек юбилее

Гомер юлың якты өлге итеп алырлык меңңәргә үрнәк булырлык әтиебез! Сине 60 яшь тулуың белән кайнар котлыйбыз. Әниебез белән безне кадерләп үстереп, үз юлыбызга аяк басарга булышканың, яратып-сөеп аталарча кайгыртканың, гаделлеккә өйрәткәнең өчен зур рәхмәт сиңа, әти. Син, әти, безнең өчен һәрчак олы җанлы, киң күңелле кеше, таянычыбыз, ышанычыбыз, киңәшчебез, җылы кояшыбыз, рухи чишмәбез, яшәү өлгебез. Тормыш авырлыкларын җиңә килгәнсең, балаларыңа, туганнарыңа сабырлык, изгелек, шәфкатьлелек үрнәге күрсәтеп яшәдең. Һәрвакыт ягымлы, йомшак күңелле генә булып калмыйча, кирәк вакытта кырыс та, таләпчән дә була белдең.
Бүген синең юбилеең, әти,
Алтмыш яшең – Ходай бүләге.
Син салучы безнең йорт нигезен
Әни өчен тормыш терәге.
Син булганда җирдә нык торабыз
Син булганда өебез нур чәчә.
Терәк булып безгә кирәк булып
Яшә, әти, яшә йөзгәчә.
Алтмыш яшь ул ирләр өчен бары
Картлык чорның якты язлары.
Әле алда шаулап торган гомер
Оныкларның күңел назлары.
Рәхмәт, әти, сиңа барысы өчен,
Тәрбияңә, биргән назыңа.
Күңел тынычлыгы юлдаш булсын
Картлыгыңның якты язында.
Алдагы көннәрдә дә тормышыбызга ямь өстәп, кайгы-хәсрәт күрми, балаларның, оныкларның күңел җылысын тоеп, игелеген күреп, сау-сәламәт булып, әни белән бер-берегезгә куаныч, терәк, ышаныч булып озын гомер итегез.

Иң изге теләкләр белән: тормыш иптәшең – әниебез Миләүшә, улың Илнар, киленең Сиринә, кызың Резедә, киявең Радик, оныкларың Рамина, Раян, Мәдинә, Кәрим.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев