Кадерлебез! 50 яшьлек алтын юбилеең белән ихлас күңелдән кайнар котлыйбыз. Сиңа озын гомер, бәхет-шатлыклар, җан тынычлыгы, тән сихәте, саулык-сәламәтлек телибез. һаман шулай көчле рухлы һәм ярдәмчел, изге күңелле, балаларыңның игелеген күреп озак яшәргә насыйп булсын. Киләчәктә дә, яңадан-яңа куанычларга төренеп, мул тормышта яшә. Гел шулай чибәр булып, изге дөньяның барлык рәхәтлекләрен күреп, бергә-бергә күңелле итеп яшәргә Ходай насыйп итсен.
Кайгы-хәсрәт мәңге юл тапмасын
Безнең тату, бердәм ояга.
Пар канатлы булып, озак яшик
Бәхет-шатлык татып дөньяда.
Изге теләкләр белән: әниең Минзилә, тормыш иптәшең Камил, балаларың Айгөл, Ислам, абыең Ринат, сеңлең Гөлия гаиләләре .
Нет комментариев