Олы Кайбыч авылында гомер итүче әтиебез Илһам Вилдан улы Хөснетдиновның 3 гыйнварда 70 яшьлек юбилее

Без әтиебезне ихлас күңелебездән юбилее белән котлыйбыз. Әтиебезгә җан тынычлыгы, озын гомер, сәламәтлек телибез.
Бездән теләк: сәламәт бул!
Һәр эшкә дә җитсен көчең.
Бәхетле көннәр китерсен
Һәр туар таң синең өчен.
Җирдә чишмә, күктә кошлар
Сиңа атап җыр җырласын.
Дус -ишләрең, туганнарың
Сине шулай гел зурласын.
Сокланырлык синең үткәннәрең
Алдамаса икән көткәннәрең,
Бүгенгең дә синең матур булсын,
Көләч йөзең һәрчак балкып торсын.
Сиңа, әтиебез, бары изге теләк:
Белеп яшә, син безгә бик кирәк.
Иң изге теләкләр белән: балаларың, оныкларың, әниебез.
Нет комментариев