Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Кече Мәме авылында мәдәният учагы төзекләндерелә

Авылларда мәдәният йортлары, клублар төзү, ремонтлау буенча республика программасы нигезендә районыбызның Мәлки авылында күп фукцияле клуб төзелде, Мөрәле, Чүти авылларында мәдәният йортлары ремонтланды. Хәзерге вакытта Кече Мәме авылы мәдәният йортында капиталь ремонт бара.

Авыл җирлеге башлыгы Тамара Алексеева әйтү­ен­чә, биредә ремонт эшләре агымдагы елның гыйнварында башланган. Капиталь ремонт өчен ак­ча республика бюджетыннан бүлеп бирелгән. 1975 елда төзелгән бина озак еллар буена ремонт күр­мәгән. Хәзер биредә Әл­мәт шәһәренең "Шә­риф" җаваплылыгы чикле җәм­гыяте бригадасы эш­ли. Ан­да Кече Мәменең үз егетләре дә - Вениамин Киселев, Валерий Федотов, Валерий Фомин да бар. Бригаданы Василий Малахаев җитәкли. Төзү­челәр мәдәният йортының түбәсен тулысынча алыштырып, профнастил белән япкан. Иске идән­нәрен сүткәннәр, тү­шәм такталарын алыштыралар. Идәнгә җитәрлек такта да кайтарып куйганнар.

- Гыйнвар, февральдә салкын көннәрдә эшли алмадык. Төзелеш материаллары белән бераз өзеклекләр булуы эшебезне тоткарлады, - диде Василий Малахаев.

Төзүчеләр мәдәният йортының стеналарын эчтән гипслы картон, тышкы яктан металл сайдинг бе­лән тышлаячак, эленмә тү­шәм ясаячаклар. Тамара Алексеева сүзләренә караганда, биредә Мөрә­ле­дәге кебек тамашачылар залын бүлеп алып, авыл җирлегенә бүлмә­ләр булдырылачак. Шул ук бинада урнашкан фельдшер-акушерлык пункты узган ел ремонтланган.

Без килгән көнне биредә Казан шәһәренең "Дакар- пласт" төзелеш фирмасы эшчеләре мәдәният йортының тәрәзәләрен пластикка алмаштыру эшенә керешкән иде. Төзүчеләр аларга эш күләмен киметкән, кайбер тәрәзә­ләр­не кирпеч белән бөтен­ләй томалап куйганнар. Төзүчеләр мә­дәният учагын төзекләндерүне Сабан туена кадәр төгәл­ләргә вәгъдә итә.

Кече Мәме авылы мәдә­ният йортында төрле чаралар гел үткәрелеп килде. Аларның данлыклы "Палан" фольклор ансамбле бар, биредә армиягә китүче егетләрне озату кичәләре, истәлекле даталарга багышланган концертлар, әдәби-музыкаль кичәләр, китапханәдә төрле чаралар да даими үт­кә­релде. Ремонт эшлә­ре төгәлләнгәч, авылның мәдәни тормышы тагын да җанланыр әле.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Кече Мәме авылы мәдәният йорты