Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Кайбычта донорлар кан бирү өчен мобиль станциягә килде

Юл һәлакәте, операция кичергән, табигать бәла-казаларында зыян күргәннәрнең гомерен саклап калу өчен кирәк донор каны. Кемдер ияләнгән гадәт һәм намусы кушуы буенча кан бирсә, кайберәүләр әле беренче тапкыр гына килгән. 1 июльдә теләге булган һәркем Олы Кайбыч мәдәният йорты каршындагы кан тапшыру мобиль станциясенә килде.

Төшкә кадәр мобиль станциядә 36 кеше кан биргән. Башкаладагы күчмә станция Кайбычка елга ике тапкыр килә. Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе хезмәткәре Рә­фыйк Тимергалиев ярты ел саен кан бирә икән.

- Минем өчен аның авырлыгы юк, шул рәвешле кемгәдер файда китерәм икән, мин моңа шатмын гына, - ди ул.

Зур Урсак мәктәбенең технология укытучысы Лилия Шәфигуллина донор сыйфатында үзен беренче тапкыр сынаган. Ул бирегә каенанасы - Зур Урсак авылы фельдшеры Асия апа Әхмәтҗанова белән килгән. Асия апаны даими укучыларыбыз җитди авырудан дә­ва­лану өчен чит илгә җы­енган Амалиянең дәү әнисе буларак та белә. Лилия - Амалиянең яраткан туган апасы, сеңлесе кебек ярдәмгә мохтаҗ авыруларга шул рәвешле булышырга теләве аңлашыла. Ягымлы шәфкать туташлары кан алу процедурасын тәмамлагач, әле беренча тапкыр гына кан бирүче Лилиянең хәлен сорадылар.

- Аллага шөкер! - дип җавап бирде ул.

Зур Тәрбит авылы китапханәчесе Инна Драндрованың да бирегә беренче генә килүе.

- Күптән җыена идем, ниһаять, мин дә донорлар рәтендә. Миндә сирәк очрый торган кан группасы - дүртенче тискәре. Бәл­ки, кемгә дә булса ярдәмем тияр, - дип саный.

Мобиль станциянең ун кешелек бригадасы җитәкчесе Азат Хаҗиев сүзләренә караганда, кан бирүчеләрнең күпчелеген тәҗрибәле донорлар тәшкил итә:

- Бүген дүрт кешенең беренче тапкыр кан бирүе дә безнең өчен яхшы күрсәткеч, аларның яңа­дан килүенә ышаныч зур. Анализ нәтиҗәләре буенча биш кешене кире бордык, чөнки донор сау-сә­ламәт булырга тиеш. Кан биргәнче чәй тәкъдим итә­без, өч йөз сум акча бирелә. Эш урыныннан тү­ләүле ике көн ял бирү каралган. Донорларга ихтыяҗ зур, шуңа да безгә һәр кан бирүче кадерле, - ди табиб.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: донорлар кан бирү өчен мобиль станциягә килде