Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Кайбычта ике авыл арасында булмый калган бәрелеш турында журналист язмасы

21 августның якшәмбе иртәсендә районда хәбәр таралды: Федоровское белән Кече Мәме авылы яшьләре бик каты сугышкан икшн! Андый очракта имеш-мимешләр яшендәй оча, кем ничек булдыра ала, шулай куерта. Әмма алга китеп булса да шуны әйтәм: бәхеткә, эш сугышуга кадәр барып җитми. "Калай әтәч"ләрне Кече Мәмедә Кайбыч полициясе хезмәткәрләре каршы ала....

Кече Мәме авылы кешесе һәм Казанда югары уку йортында белем алучы Федоровское авылы егете арасындагы низаг чак кына зур фаҗигага әйләнми кала. Олы Кайбычтагы ял паркындагы җәйге кафеда чыккан шушы низагтан соң берникадәр вакыт узгач, аларның берсе, үч алырга теләп, зур төркем туплый һәм 20 августтан 21 августка каршы төндә әллә ничә машина белән Кече Мәме авылына юл тоталар. Бу төркемдә Федоровское яшьләре генә түгел, Олы Кайбычтан да, башка авыллардан да ир-­егетләр була. Кече Мәмедә аларны яшьләр генә түгел, 40-50 яшьлек ир-егетләр дә көтеп торган. Авылның Үзәк урамында Кайбыч полиция­се хезмәткәрләре каршы алуын күргән Федоровское төркеменең күзләре биш булгандыр булуын. Автоколоннаны полиция туктата. Әмма каннары кызган, тәмам сугышу азартына кергән, кулларына арматуралар тоткан яшьләр хокук сакчыларының законлы таләпләренә буйсынмый, сүгенү сүзләре белән аларның өсләренә килә башлый. Кисәтеп-кисәтеп тә аңламагач, полиция хезмәткәренең берсе корал кулланачагын әйтә, ләкин яшьләрне бу да куркытмый. Нәтиҗәдә, полиция сигез тапкыр һавага атырга мәҗбүр була. Көчле ату тавышыннан куркыпмы, алар, кире машиналарына утырып, Бортас ягына качмакчы була. Хокук сакчыларының оператив эш итүе нәтиҗәсендә канлы вакыйга булмый кала, берәүнең дә сәламәтлегенә зыян килми. Алар 17-25 яшькә кадәрге 17 ир-егетне тоткарлап, полиция бүлегенә алып киләләр һәм вак хулиганлык, власть кешесенең законлы таләбенә буйсынмаган өчен РФ Административ хокук тәртибен бозулар турындагы кодекс нигезендә беркетмәләр төзиләр. Кайбыч район суды карары белән 15ен 3-4 тәүлеккә ябып куялар. Икесе балигъ булмаган яшьтәге үсмер була, аларга карата эшне район балигъ булмаган балалар белән эшләү һәм аларның хокукларын яклау комиссиясенә җибәрәләр. Бу хакта ТР Прокуратурасы сайты да хәбәр итте.
Ачыктан-ачык сөйләшү
Әлеге хәлләргә бәйле рәвештә узган атнада Олы Кайбыч, Федоровское, Борындык, Кече Мәме авыл җирлекләрендә халык җыеннары үтте. Анда район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин, урынбасары Рәмис Хәялиев, район прокуроры Руслан Заһретдинов, полиция начальнигы Рушан Хуҗин, урынбасары Илнар Исхаков, авыл җирлекләре депутатлары да катнашты. Бу җыенга шул вакыйгада катнашкан егетләр, аларның әти-әниләре дә чакырылган иде. Иң беренче булып чыгыш ясаган район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин тыныч кына яшәп ятучы районыбызда мондый хәл килеп чыгуына бик борчылуын белдерде:
- Типсә тимер өзәрдәй егетләрнең авыл белән авыл арасында күмәкләшеп сугышырга әзерләнүе башка сыймаслык хәл. Бу күңелсез хәл турында Кайбыч, Татарстан гына түгел, бөтен Россия белә хәзер. Чөнки интернет аша хәбәр бөтен җиргә таралды. Тикшерү барышында миңа яклау сорап килүчеләрнең берсен дә кабул итмәячәкмен һәм якламаячакмын да. Алай көчле икәнсез, энергиягезне кирәкле эшкә түгегез. Төнлә сугышырга җыенучылар арасында инде өйләнгән, балалы, хатыннары бәби көтүче ирләр дә булуына аеруча гаҗәп­ләнәм. Без яшьләргә спорт мәйданчыклары, парк, бассейнлы спорткомплекс төзеп куйдык, кыскасы, буш вакытны файдалы итеп үткәрү өчен бөтен мөмкинлекләр дә бар. Башкалар да сезнең үрнәккә иярмәсен, бу калганнарга гыйбрәт булсын, гаеплеләр гадел җәзасын алсын,- диде ул.
Район башлыгы урынбасары Рәмис Хәялиев та бик ачынып чыгыш ясады:
- Чыннан да бу хәбәр дистәләрчә сайт аша бөтен Россиягә таралды. Кайберәүләрдән: "Ә нәрсә булган соң, Рәмис абый, без яшь чагында да сугышалар иде", - дигән сүзләр ишетергә туры килә. Юк, Кече Мәмедә сугышу булмады. "Ярар, сугышмагач, нәрсә булган инде, ник куер­тасыз?" - дип тә әйтәләр. Кайбер ата-аналар, минем малай анда очраклы рәвештә генә килеп эләккән, ди. Федоровское һәм Кече Мәменең ике егете алдан сугышкан икән, анда Олы Кайбыч егетләренең ни катнашы бар? Нинди самосуд? Бу юл белән 15нче гасырда хәл иткәннәр. Нинди генә низаг чыкса да, кирәкми сугышырга. Ялгыш сугып җибәрүнең ахры аяныч, фаҗига белән төгәлләнергә мөмкин. Без, киң җәмәгатьчелек, алга таба мондый күңелсез хәлләр булмасын өчен кулга-кул тотынышып эшләргә тиешбез.
Кайбыч полициясенә Казаннан эшкә кайткан хокук сакчысы Илнар Исхаковны иң гаҗәпләндергәне: яшьләрнең полиция киеме кигән кешегә исе китмәве. "Казанда эшләгәндә өере белән сугышучылар турында хәбәр буенча барып җитүгә, безне күргәч, кайсы кай якка качу ягын карый иде, ә монда киресенчә булды", - диде ул.
Район прокуроры Руслан Заһретдинов әлеге факт буенча җинаять эше ачылуы һәм аның Татарстан Прокуратурасы, ТР Эчке эшләр министрлыгы контролендә булуын әйтте. Әйе, һәр кыек гамәл өчен закон алдында җавап бирергә туры килә. Егетләр сугышу дәрәҗәсенә үк барып җитмәсә дә, алар төркем булып оешып сугышырга барган, өстәвенә, полиция хезмәткәрләренә буйсынмаган. Вакыйга урыныннан качып китүчеләрнең дә эзләренә төшми калмаслар.
Төркемдәгеләр арасында Федоровскоедан балигъ булмаган яшьтәге ике яшүсмер дә бар. 26 августта Фатыйма Бикбова рәислегендәге район балигъ булмаган балалар белән эшләү һәм аларның хокукларын яклау комиссиясе, аларны һәм әниләрен чакырып, Федоровскоеда күчмә утырыш үткәрде. Төнге сәгать унбердән соң балалары өйдә булырга тиеш булып та, аларны тиешенчә контрольләмәгән әниләренә дә кызарырга туры килде. Әлеге күңелсез хәлне китереп чыгаручы егетләрнең күбесе яхшы тормышлы гаиләләрдән, кайберләре студентлар, җәй көне дә эшкә урнашмаганнар. Төне буе йөреп, көн буе йокы симертү юньлегә илтми шул.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев