Әтиебезне сугыш ачлыгыннан Минәчтин бабай хатынының икмәге коткарган
Кояшлы, язгы матур көн. Дөньяга тупырдап торган сау-сәламәт бер бала дөньяга килә. Әмма олыларның гына йөзләрендә сагыш, ниндидер борчу. Илдә сугыш бара. Язгы кояш әкрен-әкрен баланың битләренә, күзләренә кагыла. Ул үзенең җылысы белән әз генә булса да аны җылытырга омтыла. Баланың әнисе дә, баласын кулына алып: «Тиздән әтиең дә кайтып...
Шулай көннәр, атналар, айлар уза. Матур, якты көннәрне караңгылатып өчпочмаклы хат килеп төшә. Лотфулла Тимершин хәбәрсез югалды, дигән кыска язу була анда. Әни кеше, балаларын кочаклап елый-елый, бу хәбәргә ышанмыйча, ирен көтә. Хәбәрсез югалган бер ул гына түгел бит, кул-аякларын югалтып, күпмедер вакыт узгач кайткан кешеләр бар авылда. Кайтыр, ул да кайтыр, Алла боерса.
Ана иртәдән кичкә кадәр басуда эшли. Күкрәк баласы да үзе белән. Өйдә әле аны тагын балалары көтә. Бер көнне кырдан кайтканда ул кул арбасына сукмак тирәләреннән җыйган чирәм, алабута, чүп үләннәрен төяп авылга килеп керә. Көтмәгәндә каршысына типсә тимер өзәрдәй, ниндидер сәбәпләр белән сугышка бармый калган ике адәм килеп чыга.
- Ах, син әле дәүләт малына кулыңны суздыңмы?! - дип, арбасына тибеп җибәрәләр. Арба, җимерелеп, төрле якка оча, яшел чирәм кара тау башында сибелеп кала. Дәү әниебез әле ул вакытта 3-4 айлык кына булган әтиебезне күкрәгенә кысып, ачы күз яшьләренә буылып, өенә йөгерә. Аның бит яклаучысы юк. Ире хәбәрсез югалган. Яклаучылар да, ярдәм итүче кешеләр дә табыла. Күршедә генә яшәүче Минәчтин бабай хатыны оннан икмәк пешергәндә һәрвакыт әтиебез өчен аерым, йодрык кадәрле икмәк пешерттерә. Ул аны үзе генә ашамый. Әнисенә дә, абыйсы белән апасына да тигезләп бүлә. Черегән бәрәңге, алабута орлыкларыннан пешкән азыктан соң, йодрык кадәрле күмәчнең хуш исе мәңгелеккә күңелендә, авызында тәме кала.
Шулай итеп гомер уза. Әтиебез үсеп, олпат гәүдәле ир була. Язгы, матур айларның берсендә ул әниебез Гөлзадә белән тормыш корып җибәрә. Берсеннән-берсе матур балалар үстерәләр. Нинди генә эшкә тотынса да, әнисе һәм тормыш иптәше белән киңәшләшеп эшен башлый, 7 ел урын өстендә яткан әнисен тәрбияли. Тормыш кыенлыкларын җиңәр өчен янәшәсендә һәрвакыт тормыш иптәше. Дәү әниебезне тәрбиядә тоту өчен әтиебезнең киңәшен, тәкъдимен аяк астына салмыйча, әниебез эшеннән китә. Үзенең каенанасын гомере буе карап, юып, юындырып, тәмле-тәмле ризыкларын пешереп, аның белән бергә өйдә була. Ап-ак урын өстендә, өйнең түрендә утырган әбиебез үзенең соңгы сулышын алганда, килененең кулларыннан тотып, күз яшьләре аша аңа булган рәхмәтен җиткерә. Әйе, әтиебез синең белән бәхетле. Кешене бәхет тудырмый, бәхетне кеше үзе ясый. Син, әнием, бәхетеңне үзең тудырып, иреңә, балаларыңа туганнарыңа да өлеш чыгардың.
Әти! Син сугыш чоры баласы. Әтиең "игелекле, миһербанлы бул, балам", дип бер тапкыр да яратып, башыннан сыйпый алмаган. Бу сыйфатларны синдә әниең тәрбияләгән. Акыллы, туры сүзле, көчле рухлы кеше син. Яныңа бик күп кеше киңәш, ярдәм сорап килә. Дусларың, танышларың күп. Алар сине хөрмәт итә. Авылыбыз имамы буларак, игелекле эшләреңне дәвам итәсең. Ел саен мәчеткә йөрүче бабайлар белән бергә мәктәп укучыларына Яңа ел бүләкләре алып бирәсең. Кадерле әтиебез! Гомер юлың якты өлге итеп алырлык, меңнәргә үрнәк булырлык әтиебез! Сиңа булган рәхмәтләребез, теләкләребез иксез-чиксез. Син, әти, безнең өчен һәрчак олы җанлы, киң күңелле кеше, таянычыбыз, ышанычыбыз, киңәшчебез. Балаларыбыз өчен ягымлы дәү әти. Һәрвакыт ягымлы, йомшак күңелле генә булып калмыйча, кирәк вакытта кырыс та, таләпчән дә була белдең. Әти! Ата-ана һәм туган кадерен белергә өйрәткәнең, туган нигезгә кайтканда кочак җәеп каршы алуың өчен бик зур рәхмәт сиңа.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев