1 октябрь 2019 яңалыклары
-
Иртәгә “Манзара” тапшыруында Кайбычны күрсәтәләр
“Татарстан- Яңа гасыр” телевидениесенең иртәнге сәгать алтыда башланучы “Манзара” тапшыруының иртәгә булачак тапшыруында Кошман авылында яңа ачылган “Тиенкәй” балалар бакчасын һәм Иске Чәчкаб авылында яшәүче Бөек Ватан сугышы ветераны Заһидулла Зиннәтуллин турында сюжет күрсәтәчәкләр.
-
Кайбыч районы мөхтәсибе Дамир Гыйниятуллин: "Халыктан 20 тоннадан артык бәрәңге җыелды"
Мәхтәсибебез Дамир Гыйниятуллин хәбәр иткәнчә, быел районыбыз мәчетләрендә халыктан 20 тоннадан артык бәрәңге җыелган. Кайбыч районы мөхтәсибәте җыелган гошерне озату өчен йөк машиналары белән ярдәм иткән район башлыгы Альберт Рәхмәтуллинга, әлеге изге эштә катнашкан барлык район халкына, авыл имамнарына, волонтер егетләргә олы рәхмәтен белдерә һәм изге догада кала.
-
Татарстанда көзге чакырылышта өч меңнән артык кеше армиягә китәчәк
1 октябрьдә Россиядә хәрби хезмәткә көзге чакырылыш кампаниясе башланды.
-
Кайбыч районы башлыгы Халыкара өлкәннәр көне белән котлый
1 октябрь — Халыкара өлкәннәр көне. Шул уңайдан район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин котлау сүзләре белән мөрәҗәгать итте. Анда мондый юллар бар: