11 октябрь 2017 яңалыклары
-
Олы Кайбыч мәчетендә район авылларының имамнары җыелышы үтте
Бүген Олы Кайбыч мәчетендә авыл имамнары, Татарстан Республикасы Диния назәрәтенең Хаҗ бүлеге хезмәткәрләре Айдар һәм Илдус хәзрәтләр, район башлыгы урынбасары Рәмис Хәялиев катнашында җыелыш булды.
-
Инвестор ярдәме белән Кайбыч пенсионерларына он һәм шикәр комы тараттылар
Халыкара Өлкәннәр ункөнлеге уңаеннан Кайбычта күп төрле чаралар оештырылды. Пенсионерларны бәйрәм табыны артына да җыйдылар, элек эшләп чыккан хезмәт коллективларында да хөрмәтләделәр, бүләкләр дә тапшырдылар, мәдәни һәм спорт чаралары да узды.
-
Кошман мәктәбенең 100 еллыгы уңаеннан юбилей тантанасы үтәчәк
Кошман төп гомуми белем бирү мәктәбе 100 еллык юбилеен билгеләп үтәргә җыена. Шул уңайдан 14 октябрь көнне мәктәптә тантаналы чара үтәчәк.
-
Кайбыч районында яңа прокурор ярдәмчесе билгеләнде
Татарстан Республикасы прокуроры приказы нигезендә Кайбыч районы прокуроры ярдәмчесе итеп Руслан Рәшит улы Байбеков билгеләнде.