Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
Хәбәрләр

Кайбыч районында яңа прокурор ярдәмчесе билгеләнде

Татарстан Республикасы прокуроры приказы нигезендә Кайбыч районы прокуроры ярдәмчесе итеп Руслан Рәшит улы Байбеков билгеләнде.

Руслан Байбеков 1992 елның 28 маенда Казан шәһәрендә туа. 2014 елда Казан (Идел буе) федераль университетының юридик факультетын яхшы билгеләргә генә тәмамлый. 2015-2016 елларда КФУның юридик факультетында Җинаять кодексы һәм криминалис­тика кафедрасы ассистенты була, "Җинаять процессы", "РФ хокук саклау органнары", "Прокурор күзәтчелеге" дисциплиналарын укыта. 2017 елда аспирантура тәмамлый. Уннан артык фәнни язма авторы. Инглиз телендә иркен сөйләшә. Россия юристлары ассоциация­се әгъзасы. Бик күп Халыкара һәм Бөтенроссия фәнни конференцияләрдә катнашып, җиңү яулый. Ике тапкыр Оксфорд Фонды стипендиясенә лаек була. 2003-2009 елларда Казан шәһәренең "Рубин" яшүсмерләр һәм яшьләр футбол командасында капкачы була.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Кайбыч районында яңа прокурор ярдәмчесе билгеләнде