16 апрель 2017 яңалыклары
-
Олы Кайбыч авылында яшәүче ветеранга 90 яшь тулды
Олы Кайбыч авылында яшәүче Бөек Ватан сугышы ветераны Гайнетдин ага Каюмовка әле шушы көннәрдә генә 90 яшь тулды.
-
Кайбыч районында иң яхшы ата-аналар комитетын ачыкладылар
"ЭКО" мәктәп тыш эшләр үзәгендә ата-аналар комитетлары арасында игълан ителгән «Тату класс серләре» республика бәйгесенең район туры узды. Татарстанда беренче тапкыр үткәрелүче чараның максаты - балаларны тәрбияләүдә белем бирү оешмалары һәм ата-аналар бердәм булып эшләгән иң яхшы коллективларны ачыклау, аларны популярлаштыру.
-
Кайбыч районында янгыннарга каршы махсус режим кертелә
Апас һәм Кайбыч районнары буенча районара янгын күзәтчелеге бүлегеннән хәбәр итүләренчә, Татарстан Министрлар Кабинетының 2017 елның 3 апрелендәге 212 нче карары нигезендә, республика территориясендә 25 апрельдән 15 майга кадәр янгыннарга каршы махсус режим кертелә.