Хәбәрләр
Кайбыч районында янгыннарга каршы махсус режим кертелә
Апас һәм Кайбыч районнары буенча районара янгын күзәтчелеге бүлегеннән хәбәр итүләренчә, Татарстан Министрлар Кабинетының 2017 елның 3 апрелендәге 212 нче карары нигезендә, республика территориясендә 25 апрельдән 15 майга кадәр янгыннарга каршы махсус режим кертелә.
Әлеге режим барышында кипкән үлән һәм чүп яндыру, һава торышына, бина һәм корылмалардан никадәр ераклыкта булуга карамастан, пиротехник эшләнмәләр куллану тыела. Янгыннарга каршы махсус режим чорында, куркынычсызлык кагыйдәләренең үтәлешен контрольләү максатында, ведомствоара төркемнәр булдырыла. Моннан тыш, 2017 елда кипкән үлән, чүп яндыруны көндәлек күзәтү максатыннан видеокамералы пилотсыз аппарат җибәреләчәк.
Янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен бозучыларга карата административ эш ачыла һәм штрафлар салыначак: гражданнарга - ике меңнән алып дүрт мең сумга, вазифаи затларга 15 меңнән 30 мең сумга, юридик затларга 400 меңнән 500 мең сумга кадәр. Иминлек кагыйдәләрен бозып, кисәтүләргә игътибар итмәүчеләр булса, стационар телефоннан 01 һәм кәрәзле телефоннан 101 номерын җыеп, бу хакта янгын сүндерү хезмәтенә хәбәр итүегез сорала.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
Нет комментариев