22 декабрь 2016 яңалыклары
-
Олы Кайбычта кызлар хоккей уйнады. Кайсы команда җиңгән?
Узган атнаның якшәмбесендә "Кайбыч" боз мәйданында Олы Кайбыч урта мәктәбенең Илдус Вәлиуллин җитәкчелегендәге кызлар хоккей командасы Казан шәһәренең "Форворд" спорт комплексында шөгыльләнүче "Смена" кызлар командасы белән иптәшләрчә очрашу үткәрде. Агымдагы елның гыйнвар аенда бу ике команда арасында барган ярышта безнең кызлар җиңү яулаган булса, бу юлы көндәшләре көчлерәк булды.
-
Олы Кайбыч мәчетендә Мәүлет ае уңаеннан вәгазь кичәсе үтте
Мәүлет ае уңаеннан районыбыз авылларындагы мәчетләрдә төрле чаралар үткәрелә. Олы Кайбыч мәчетендә дә вәгазь кичәсе узды. Ул район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин һәм урынбасары Рәмис Хәялиев катнашында үтте.