23 март 2016 яңалыклары
-
БДИ куркытамы? Кайбыч укучылары һәм кукытучылары зур сынауга әзерләнә
Урамда март. Гөрләвекләр ага, кояш кыздыра, укучыларга ялкаулану килә торган чак җитте дип, мартны каршы ала иде безнең укытучылар. Ә хәзер хәлләр башкача, язга карата сәясәт бөтенләй үзгәрде: март җитә, димәк, бердәм дәүләт имтиханнарына тагы да көчлерәк итеп әзерләнә башларга кирәк, сынау көннәренә күп калмады!
-
Фрат Җиһаншин шәкертләре яңа үрләр яулый
Агымдагы елда Татарстан беренчелегенә кече һәм өлкәнрәк яшьтәге егетләр, кызлар арасында тимераякта йөгерү спорты буенча ярышлар үтте. Бу бәйгедә балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбенең тренер-укытучысы Фрат Җиһаншин җитәкчелегендә Кайбыч районы җыелма командасы да катнашты.
-
Урсак урман хуҗалыгы бистәсендә яшәүче Саимә әби кулыннан ник дисбе төшерми?!
Урсак урман хуҗалыгы бистәсендә яшәүче Саимә әбине ничә күрсәң дә, кулында дисбе булыр. "Саимә әби, кулыгыздан төшермисез дисбене, хикмәте бармы әллә аның?" - дигән идем, ул: "Берәр җиргә ялгыш кына куйсам да, башым авырта, эчем поша башлый. Шуңа ул минем кулымнан төшми, һәрчак үзем белән йөртәм. Куярга туры килгәндә исә,...
-
Кайбычта ялган аракыга юл юк!
2015 елның 29 июнендә "Этил спирты, алкоголь һәм составында спирт булган продукцияне җитештерү, аның әйләнешенә дәүләт көйләве һәм алкоголь продукциясе куллануны чикләү турында"гы федераль законга үзгәрешләр кертү хакындагы 182 нче закон дөнья күрде. Бу хакта тулырак сөйләү өчен без башкарма комитет җитәкчесенең икътисад мәсьәләләре буенча урынбасары, ЕГАИСны тормышка ашыру буенча...
-
Рөстәм Миңнеханов – иң нәтиҗәле эшләүче җитәкче
Шушы көннәрдә Гражданлык җәмгыятен үстерү фонды Россия регионнары җитәкчеләренең эшчәнлегенә анализ ясап, аларның нәтиҗәлелеге буенча махсус исемлек төзеде. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов әлеге рейтингта өченче урында.