24 гыйнвар 2018 яңалыклары
-
Татарстанда яшүсмерләр клубларын төзекләндерүгә 2018 елда 100 миллион сум акча бирелде
2015-2017 елларда Татарстанда яшүсмерләр клубларын капиталь төзекләндерүгә 300 миллион сум тотылды.
-
Кайбычлылар, беренче бала туу яки уллыкка-кызлыкка алу белән бәйле ай саен бирелә торган түләүләр кертелде
2018 елның 1 гыйнварыннан беренче бала туу яки уллыкка-кызлыкка алу белән бәйле ай саен бирелә торган түләүләр кертелде. Ул "Балалы гаиләләргә ай саен бирелүче түләүләр турында"гы Федераль закон нигезендә тормышка ашырыла. Бу хакта Республика матди ярдәм күрсәтү үзәгенең Кайбыч районындагы 22нче бүлеге мөдире Исламия Нигъмәтуллина хәбәр итте.
-
Кайбыч балалар сәнгать мәктәбендә директор алышынды
Гөлнар Җиһаншинаның үз теләге белән әлеге вазифадан китүе сәбәпле, җитәкче итеп Алсу Миңнуллина билгеләнде. Аны коллективка башкарма комитет җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Фатыйма Бикбова тәкъдим итте.
-
Олы Подберезье мәктәбендә мәктәп директорларының укыту-методик эш буенча урынбасарлары киңәшмәсе үтте
Район мәктәпләре директорларының укыту-методик эш буенча урынбасарлары Олы Подберезье мәктәбендә очрашты. Биредә дәүләт йомгаклау аттестациясе һәм бердәм дәүләт имтиханнарына әзерлек буенча киңәшмә узды.
-
Татарстанда “Кар чанасы– 2018” профилактик операциясе бара
Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтү идарәсе, башка күзәтчелек һәм хокук саклау органнары белән берлектә, агымдагы елның 15 гыйнварыннан 7 мартына кадәр республика территориясендә "Кар чанасы- 2018" профилактик операциясен үткәрә.