Хәбәрләр
Олы Подберезье мәктәбендә мәктәп директорларының укыту-методик эш буенча урынбасарлары киңәшмәсе үтте
Район мәктәпләре директорларының укыту-методик эш буенча урынбасарлары Олы Подберезье мәктәбендә очрашты. Биредә дәүләт йомгаклау аттестациясе һәм бердәм дәүләт имтиханнарына әзерлек буенча киңәшмә узды.
Әлеге киңәшмәдә мәктәпнең тарих укытучысы Любовь Горбунова җәмгыять белеменнән федераль стандартлар буенча сигезенче класста дәрес күрсәтте. Рус теле һәм әдәбияты укытучысы Екатерина Тамбова чыгарылыш класс укучыларын рус теленнән БДИга әзерләү үзенчәлекләре буенча дәрес-консультация оештырган иде. Мәктәп директоры Фәнзилә Биктимерова, урынбасары Татьяна Власова мәктәпнең имтиханнарга әзерләнү тәҗрибәсе белән уртаклашты. Мәгариф бүлеге начальнигы урынбасары Светлана Петрова 9, 11 классларда математика һәм рус теле буенча сынау рәвешендә үткәрелгән тест нәтиҗәләренә йомгак ясады. Бу хакта мәгариф бүлеге сайты хәбәр итә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
Нет комментариев