Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Дин һәм тормыш

Имамнарыбыз указлы булды

26 май көнне Татарстан Республикасы Диния нәзарәтендә зур тантана үтте. Апас һәм Кайбыч районы имам-хатыйблары мөфти Илдус хәзрәт чакыруы буенча Казанда Татарстан Диния нәзарәтендә кунакта булдылар. Мөфти имамнарыбызга имамлык шәһадәтнамәләрен тапшырды.

Илдус хәзрәт имамлык вазыйфасының бик җаваплы, авыр һәм шул ук вакытта саваплы гамәл икәнен аңлатты. Килә­чәктә имамнарыбызга шушы вазыйфаларында Раббыбыз Аллаһы Тәгалә һәм халкыбыз каршында хезмәт алып барырга, мәхәллә халкы һәм мөфти бир­гән ышанычны акларга чакырды.

Бүгенге көндә районыбызда 16 мәхәллә теркәлгән һәм 15 мәчетебез бар. Аллаһы Тәгаләнең рәхмәте белән Колаңгы тимер юл станциясендә дә мәчет төзелә. Барлык мәхәлләләрдә имамнарыбыз эшли. Аларның күбесе өлкән яшьтә булса да, Казан шәһәре мәд­рәсә­ләрендә читтән торып укый. Араларында яшь имамнарның да булуын да әйтергә кирәк. Өлкән яшьтәге дин әһел­лә­ребез үз урыннарына яшь имамнарны тәкъдим итеп, аларга юл ача.

Тик менә яшь имамнарны укыту зур хезмәт таләп итә. Укырга теләге булган кайбер шәкертләребезнең әти-әниләре мәдрә­сә­ләргә укырга җибәрәселәре килми. Бүгенге көн­дә дәүләт дингә игътибарны арттырды. Киләчәктә имамнарга айлык хезмәт хакы түләү турында күп сөйлиләр. Шуңа күрә нияте булган яшьләребезгә, тәвәккәлләп, мәдрәсә­ләргә керергә киңәш итәбез. Мәдрәсәдә укыгач мулла буласың, дигән сүз түгел, ул беренче чиратта, иманлы булу өчен ки­рәк. Аллаһы Тәгалә юлын­да булучыларга һәрвакытта да ак юл булыр. Чыгарылыш имтиханнары тапшырып, югары уку йортларына керергә җы­енган яшьләребез арасында мәдрәсәгә укырга китүчеләр булса, бик күр­кәм булыр иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Кайбыч районы хәбәрләре Имам

2
X