Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хәбәрләр

Бушлай юридик ярдәм көнендә кайбычлылар Ана (Гаилә)капиталы мәсьәләләре белән кызыксына

"Россия юристлары ассоциациясе" Гомумроссия җәмәгатьчелек оешмасы тарафыннан игълан ителгән халыкка бушлай юридик ярдәм күрсәтү көнендә район халкын нотариус Нәргиз Рыжова, адвокат Лилия Нәҗиева, район прокуроры урынбасары Василий Макаров кабул итте.

Анда "Бердәм Россия" партиясенең Кайбычтагы бүлеге җитәкчесе Рушания Лотфуллина да катнашты. Нотариус Нәргиз Рамизовна әйтеп узганча, бүген "Ана"(Гаилә) капиталыннан файдалану буенча мөрәҗәгать иткәннәр. Олы Кайбыч авылында яшәүче Фәрит Батыров - сугыш чоры баласы. Әтисе Бөек Ватан сугышында һәлак булган. "Минем кебек ятимлек ачысын тоеп үскән кешеләргә ник бернинди дә ташламалар юк?"- дип сорады ул. Әмма, юрист әйтеп узганча, бу алар компетенциясендәге мәсьәлә түгел. Кайбычта нотариуска мирас, милек сатып алу-сату, бүләк итү мәсьәләләре буенча еш мөрәҗәгать итәләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: бушлай юридик ярдәм күрсәтү көне