Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хәбәрләр

Колаңгыда Качману көнендә Бәрледә су коену беренче тапкыр узачак

Православ динен тотучылар 18 гыйнвардан 19 гыйнварга каршы төндә иң төп христиан бәйрәмнәренең берсе - Качмануны (Крещение) билгеләп уза.

Качмануда гадәт буенча елгада, бәкедә коенып, тәннәрен аруландыралар. Әлеге көнне бәйрәм иткәндә төрле бәла-казаларга юл куймау - иң төп бурычларның берсе. Гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм бетерү, янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү буенча республика комиссиясенең чираттан тыш утырышында да төп басым шуңа ясалды. Турминский чиркәвеннән Николай атакай әйтеп узганча, коену буенча төп чаралар гадәттәгечә Турминскийда уза һәм анда район авылларыннан гына түгел, шәһәрләрдән кунакка кайтучылар да килә. Николай атакай Турминскийда, Колаңгыда, Кече Мәмедә бәкедәге суны изгеләндерергә бара. Колаңгы авыл җирлеге башлыгы Фидаил Нигъмәтҗанов әйтеп узганча, Колаңгыда Качману көнендә Бәрледә су коену әле беренче тапкыр гына үткәрелә. Ул 19 гыйнварда иртәнге сәгать уннан көндезге сәгать уникегә кадәр дәвам итәчәк. Кече Мәмедә бәкедә коену ел саен уза. Суга чуму урыннарында полиция, фельдшер, гадәттән тыш хәлләрне кисәтү хезмәткәрләре кизү тора, анда палаткалар да куела.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Колаңгыда Качману көнендә Бәрледә су коену беренче тапкыр узачак