Сабантуйлар гөрләп узды
Район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин дүшәмбе көнне узган планеркада район үзәгендә һәм авыл җирлекләрендә Сабантуен югары дәрәҗәдә оештырган өчен район Советы, башкарма комитет бүлекләр җитәкчеләренә, барлык җитәкчеләргә тирән рәхмәтен белдерде.
Авыл җирлекләрендә тәүлек әйләнәсе хокук тәртибе сагында торган "Кайбыч" полициясе бүлекчәсе һәм халык сәламәтлеген кайгырткан медицина хезмәткәрләренә аерым рәхмәт белдерелде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев