Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
Хәбәрләр

Айгөл Мадаминова, Мөрәле мәктәбенең 7 сыйныф укучысы: » «Артек» та ял итү минем хыялым иде»

Апам Асия Мадаминова ике ел элек «Артек» лагеренда ял итеп кайткан иде.

Бу лагерьда ял итү аның балачактан килгән күптәнге хыялы булды. Төрле җиңүләре нәтиҗәсендә ул, ниһаять, анда бару теләгенә иреште. 

Бөтенроссия күләмендәге лагерьда ял итеп кайткач, апам аннан алган тәэсирләре турында сөйләп туя алмады. Шул вакыт миндә дә бу лагерьга бару теләге туды. Тели белеп теләсәң, бар хыялларың да тормышка аша диләр бит. Минем дә теләгем кабул булды.

«Артек»ка эләгү өчен конкурсның сайлап алу турын үтәргә туры килде. Февраль аенда мин шәһәр тибындагы Гурзуф поселогында урнашкан «Артек» лагерена гариза яздым. Нәтиҗәне зур түземсезлек белән көттем һәм, гаҗәпләнеп, шатланып, сайлап алу турын узганымны белдем! Татарстаннан юллама минем яшьтәге өч укучыга гына бирелде, әмма ахырда без анда икәү генә киттек. 

Мин «Лазурный» лагерендагы «Россиягә хезмәт итәм» дип аталган күп профильле смена отрядына эләктем. Бик яхшы сменага туры килдем. Отрядтагылар белән тиз дуслаштык, вожатыйлар белән уртак телне дә тиз таптык. Лагерьдагы һәр көнебез кызыклы һәм мәгънәле узды, төрле вакыйгаларга бай булды. Безнең отрядта очраклы бер генә кеше дә юк иде. Барыбыз да монда яңа белем һәм ачышларга омтылуыбыз аркасында эләктек. 

Безне — Россиянең төрле почмакларыннан җыелган укучыларны экскурсияләргә, музейларга, тарихи урыннарга да алып бардылар. Севастополь шәһәренә сәяхәт күңелдә җылы тәэсирләр калдырды. Миңа аеруча Балаклавадагы су асты көймәләре музее охшады. 

21 көн дәвам иткән сменада без мәктәптә алты тапкыр гына булдык, төрле фәннәр буенча дәресләр үткәрелде. Без нигездә челтәрле мәгариф модульләре аша мәктәптән тыш дәресләрдә катнаштык. Анда тарих һәм география­ буенча бик күп файдалы мәгълүмат алдык. Төркемнәргә бүленеп, төрле проектлар өстендә эшләдек. Мин диңгез элемтәсе бүлеген сайладым. Анда Морзеның семафор, тавыш һәм яктылык әлифбасын өйрәндек, хәтта диңгез төеннәрен бәйләргә өйрәттеләр. Көймәләр төзелеше белән таныштырдылар, ишкәк тә ишеп карадык.

Лагерьда узган һәр көнебез мавыктыргыч чараларга бай булды, шуңа да сагынырга өлгермәдек. Без үзебез Олимпия уеннарына багышланган чара оештырдык. «Артек»та ял итүче барлык балалар катнашында да төрле фестивальләр үткәрелде. «Лазурный» лагеренда да төрле чаралар еш узды. 

«Артек»ка сәяхәт күңелемдә җылы тәэсирләр калдырды һәм алар тиз генә онытылмас әле. Мин илнең төрле почмакларыннан яңа дуслар таптым. Хыялларыңның тормышка ашуы өчен күп эзләнергә, туктап калмаска, үз-үзеңә ышанырга һәм максатыңа ирешкәнче барырга кирәклеген аңладым. 

Айгөл Мадаминова, 
Мөрәле мәктәбенең 
7 сыйныф укучысы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев