Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хәбәрләр

«Җан газаплары кичереп, дөньяга сабыемны тудырганнан соң өзлектем мин»...

Фәния Арсланованың «Бәхетне узе кора» (Серле сандык №50, 2016) дип исемләнгән мәкаләсеннән Раил Галиәкбәров турындагы язманы укыгач, күңелем белән туксанынчы елларга кайттым. Кайтмый хәлем юк, чөнки ул чактагы халәтем нәкъ Раилнеке кебек иде. Әллә ни булды ул чакта. Әлегә кадәр аңлый алмыйм. Җан газаплары кичереп, дөньяга сабыемны тудырганнан соң өзлектем...

Матур гына гаилә корып җибәреп, беренче балабыз­ны көтәбез. Бала табарга соңгы атналар җиткәндә табиб, нишләптер, больницага (мин сырхауханә сүзен кабул итеп бетерә алмыйм әле) яткырды. Бу октябрь ахырлары иде. Өч атна буе миңа «Айда, на кесарево», ди табиб. Аларга карышып булмый бит инде, ризалаштым. Ноябрьнең унбишендә уңышлы узган операциядән соң, икенче көнне үк аякка бастым. Ирем, үзем, туганнарымның шатлыгының чиге юк: кыз балабыз туды!!! Өч көн узгач, температураң төшми, дип, эчемә дүрт сәгать саен утызар минутка боз куя башладылар. Ул чакта кесә телефоннары юк, бу шәһәрдәге дәү абыем белән дә киңәшә белмәгәнмен. Югыйсә, ул дәү апа белән һәр көнне яныма килеп йөрде. Операциядән сон аякка баскан кеше, кыенлык белән генә йөри башладым, гел урында гына яттым. Палатадагы яшь әниләр, туганнары килгәч, тәрәзә төбенә менеп «кунаклыйлар» һәм туйганчы сөйләшәләр, ә мин запис­ка белән генә аралашам. Соңгы көннәрдә баламны имезергә дә кыенлашты.
Ун көннән соң, кызыңның хәле әйбәт, дип, үземә авыр­туны баса торган уколлар кадап чыгардылар. Абыем Рөстәмнәргә чыктык без. Икенче көнне, уколлар тәэсире беткәч, урыннан да тора алмый башладым.
Олы йөрәкле Рәисә апама һәм Равил җизнәмә бүген дә рәхмәтлемен, чөнки безне үзләренең Казандагы фатирларына алып киттеләр. Дәү абыем автобус сөйләшкән иде, ә мин аның ишегеннән менә алмыйм! Этеп, күтәреп чак менгерделәр. Зәкәрия­нең (автобус шоферы) башын чайкап, гажәпләнеп карап торуы исемдә калган. Ун көн эчендә кеше ничек үзгәргән, ди бу.
Апамнар фатирындагы залда әнием Зәйнәпбану, кызым Миләүшәм белән мин йокы бүлмәсендә, апамнар үзләре дүртәү башка бүлмәдә өч ай яшәдек. Көндез апам кызымны юындырып, тәрбияләп торса, төннәр буе әнием тибрәтеп чыга һәм инде, бик елый башласа гына, ашатырга китерә иде. Ирем Волжск шәһәрендә эшли, ял арасында гына килә. Мин Борындык авылыннан шунда кияүгә чыктым. Хәлем тагын да авырлашты: сул ягымда гына ята башладым. Аркага яисә корсакка борылып яту түгел, хәтта артык бер хәрәкәт ясасам да, тәнемне мең энә белән кадап алган кебек була иде. Аягымны селкетә, башымны да ия алмыйм! Ике таякка таянып, апам ярдәме белән чак-чак йомышымны үтәргә генә йөрим.
Мине, бала тапкан яшь хатынны, аякка бастыру өчен кемнәргә генә мөрәҗәгать итмәде апам. Һәр көнне Әнсирә килеп массаж, Румия Харисовна көн аралаш блокада ясый.Тагын әллә кемнәр… Апам көн саен киемнәремне алыштыра, синең бала имезәсең бар, дип көчләп ашата, шуның өстенә хәл белергә килүчеләрне дә чәй эчереп жибәрә. Мулла чакырып балага исем кушуны да алар оештырды. Ул заманда бик популяр булган психотерапевт Фарис Галләмов янына да әллә ничә тапкыр алып бардылар. Анда барганда үземне җиңеп чыга идем: таяк­ка таянуы да, бусага аша атлавы да мең бәла! Танышлар очрамаса ярар иде, дип барам, чөнки күбәләк кебек очып йөргән авыл кызы, кияүгә чыкканчы мәктәп, авыл тормышында актив кайнаган, сыер, сарыклар асрап яшәгән кеше ике таякка таянып йөрсен инде! Психотерапевтның ярдәмен артык сизмәдем, ә Румия Харисовна килүен дүрт күз белән көтеп ала идем. Чөнки муен, аяк, кулларны тартып торган күзгә күренмәүче ниндидер җепләр әкренләп йомшый башлады.
Шулай итеп, ай башында килсәк, декабрь ахырына, ике таякка таянып, кухняга кадәр чыга башладым.
Костыльгә таянган килеш тәрәзә яннарына килеп, кышкы урамны, төнге шәһәрне күзәтә идем. Ниш­ләптер, бүтән аякка баса алмам инде, дигән уй бер дә булмады башымда.
Гыйнвар аенда апам мине энә белән дәвалау сеанс­ларына йөртте. Әкренләп хәлем яхшыра башлады кебек, бер генә таякка калдым.Тагын бертөрле дәвалану курслары узгач, мин инде операциягә кадәрге Рушания идем.
Февральнең 22сендә кызым белән мине җизниләр Волжск шәһәренә үзебезнең фатирга илтеп куйдылар. Бу вакытта Миләүшә дүртенче ае белән бара иде инде. Март, май, сентябрь айларында кабат энә белән дәвалану сеансларын оештырды әле апам.
Еллар уза торды. Аннан соң икенче кызыбызны да алып кайттык әле, ә өченчесе быел унберенче сыйныф­ны тәмамлый.
Җан газаплары кичергән вакытта газиз әнием, бертуганнарым, аларның гаиләләре мине аякка бас­тырды, яшәүгә өмет уятты. Үз туганыңның кадерен әнә шундый авыр чакларда аеруча якын аңлыйсың икән ул. Күңелне тырнап торган мизгелләр дә булмады түгел, булды. Сырхауханәгә килеп хәлебезне белү түгел, баладан соң өзлегеп яткан чагымда да килеп күренмәгән, авыруыма ышанып бетмәгән якын дип санап йөргән кешеләрне күптән гафу иттем инде мин. Юк, аларга үпкәләмим, һәр кешенең үз тормышы, үз мәшәкате дигәндәй. Әмма, ана белән бала гомере үлчәүдә торганда, андыйларны аңлавы кыенрак шул.Яңа туган сабыемны караучы булды, шуңа да ул сәламәт булып үсте. Мең рәхмәт, газиз анама, туганнарыма!
Авыруның хәлен белергә килүчеләрнең һәр адымы саен аларга мең савап языла диләр. Моның өчен күп вакыт кирәкми, авыру җылы сүз, игътибар, юатуга мохтаҗ, иң мөһиме - ул үзен ялгыз, кирәксез дип хис итмәсен.
Бүгенге тормышымнан бик канәгатьмен, бу көннәрне күрә алуыма чиксез шатмын.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: «Җан газаплары кичереп, дөньяга сабыемны тудырганнан соң өзлектем мин»...