Бәрлебашы авылыннан ике егет армиягә китте
Бүген Кайбыч тагын ике егетен тантаналы төстә хәрби хезмәткә озатты.
Армиягә китүче егетләрне озатырга район башкарма комитеты җитәкчесе Алексей Макаров, Апас һәм Кайбыч районнарының хәрби комиссары урынбасары Фаил Курамшин килгән иде.
Россия Кораллы Көчләр сафларына Бәрлебашы авылыннан
— Ранис Әскәров һәм Александр Лазарев китте.
— Илебезне, аның чикләрен саклау — 18 яше тулган ир-егетләрнең изге бурычы. Ватанны саклау буыннан-буынга дәвам итә. Бүген әлеге изге бурычны үтәргә сезнең чират җитте. Бер ел вакыт сизелми дә үтеп китәр. Шул кыска гына вакыт эчендә сез яңа дуслар табарсыз, төрле һөнәрләр үзләштерерсез, чын ир-егетләр булып, ныгып кайтырсыз. Районның мөстәкыйллек алганына быел 35 ел тулды. Шушы вакыт эчендә Кайбыч егетләре бер вакытта да район, әти-әниләре йөзенә кызыллык китермәде. Сез дә алар үрнәгендә намус белән хезмәт итеп, илебезнең чын сакчылары булырсыз дип ышанам. Егетләргә — хәерле юл, әти-әниләргә — сабырлык телим, — диде Алексей Макаров егетләрнең әниләренә район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин исеменнән бүләкләр тапшырып.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев