Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хәбәрләр

Бертуганыбызны югалту ачысы йөрәкне телгәли

Афанасьевка авылында туып, Казан шәһәрендә яшәгән туганыбыз Равия Рәхмәтулла кызы Вәлиеваны мәңгелеккә югалттык.

Апабыз соңгы дүрт елда безнең гаиләдә гомер кичерде. Бертуганыбызны югалту ачысы йөрәкне телгәли. Күтәрә алмаслык авырлык кичергәндә, туганнарың, күршеләрең, якыннарың булганда, тирән хәсрәтләр дә җиңеләйгән сыман була икән. Олы Кайбыч авыл җирлеге, авыл халкына хәбәр итеп, җирләү эшләрен җиренә җиткереп башкаруда ярдәм итте. Ихластан кайгыбызны уртаклашкан, рухи һәм матди яктан булышкан Афанасьевка һәм Олы Кайбыч авылы халкына, хөрмәт итеп килгән барлык кешеләргә, дин әһелләренә, пакьләндереп җир куенына иңдергән кардәшләргә чиксез рәхмәтебезне белдәрәбез. Безгә күрсәткән игелекләрегез үзегезгә меңе белән әйләнеп кайтсын. Кайгы җиле барыгызны да читләтеп үтсен. Аллахы Тәгалә сезгә кайгысыз-хәсрәтсез тормыш бирсен.

Сибгатуллиннар гаиләсе,
Афанасьевка авылы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев