Чаллыда бер фатирда яшәүче өч кеше полициягә мөрәҗәгать иткән.
Алдакчылар аларны үз максатлары өчен файдаланган. Бу хакта «Шәһри Чаллы» хәбәр итә.
Башта 22 яшьлек кызга процентларсыз гына бурычын капларга ярдәм итәбез дип шалтыратканнар. Кыз моңа ышынып, күрсәтелгән счетка 200 мең сум акча күчерә. Аннары 56 яшьлек гаилә башлыгына шалтыраталар. Ир-ат гаилә акчасын саклап калу өчен чит счетка 1 млн сум күчерә. Аннары 30 яшьлек ир-ат чит кеше белән сөйләшкәннән соң, счетында 500 мең сум акчасы юклыгын ачыклый.
Әлеге фактлар нигезендә РФ Җинаятьләр кодексының «Мошенниклык» маддәсе буенча җинаять эше кузгатылган.
Чыганак: «Татар-информ» https://tatar-inform.tatar/news/callyda-ber-fatirdan-oc-kese-mosenniklarga-akca-kucergan-5925782
Нет комментариев