Чүти мәктәбендә комсомолның 100 еллыгына багышланган кичә узды
Кичәне мәктәпнең яшь армиячеләре алып барды. Очрашуга Чүти авыл җирлегенең ветераннар Советы рәисе, яшьлегендә комсомол сафларында булган Василий Уткин һәм 10 ел мәктәптә пионервожатый булып эшләгән, пионерларны комсомол сафларына кабул итүдә үз өлешен керткән ветеран укытучы Галина Хәсәнова килде.
Алар үзләренең яшьлек хатирәләрен укучылар белән дә бүлеште. Галина Егоровна, шул елларда язып барган көндәлеген яңадан карап чыгып, пионерларның, комсомол әгъзаларының күпме макулатура жыйганына кадәр сөйләде. Ул вакытта макулатура, металлолом жыючы пионер, комсомолларның балалары бүген мәктәптә укуы ачыкланды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев